Апасның Югары Ындырчы авылында элек хөкем ителгәннәр өчен ресоциализация үзәге булмаячак
Апас районының Югары Ындырчы авылында узган халык җыены нәтиҗәләре буенча, анда элек хөкем ителгәннәрне ресоциализацияләү үзәге булдырылмаячак, дигән карарга килгәннәр.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә шушы авылда яшәүчеләр әйтте. «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев ресоциализацияләү үзәген булдыру нияте турында сөйләгән булган. Авыл халкы ризалык белдермәгән. Әлеге үзәкне балалар бакчасы эшчәнлеген туктатып, шунда оештыру нияте турында язма «Интертат» газетасында чыккан иде.
«Алар «авыл халкы өчен куркыныч булмаячак» дип сөйләсәләр дә, «авылда ул үзәкне ачуга без каршы» дидек. Тавыш бирү юлы белән хөкем иттеләр. Халык бертавыштан каршы чыкты. Балалар бакчасы эшләвен дәвам итәчәк», – диде шушы авыл кешесе Фәнис Бакиров.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Югары Ындырчы авылында мондый үзәк булмаячагын үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
«Ул үзәк, шул исәптән, теге яки бу сәбәпләр белән йорт-җирсез калган гражданнар өчен дә исәпләнгән иде. Мәсәлән, атышка, шартлауга эләккән, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә. Яңгыраган теләкләрне исәпкә алып, әлеге үзәк бу авылда булмаячак, дигән карарга килдек. Сезнең тавышлар зур әһәмияткә ия, фикер алышуда катнашкан һәммә кешегә рәхмәтлемен. Бергәләп без ике як мәнфәгатьләрен дә исәпкә алган оптималь карарга килә алабыз», – дип мөрәҗәгать итә район башлыгы.
Айрат Җиһаншин имеш-мимешләргә ышанмыйча, рәсми чыганакларга гына таянырга өндәгән.