ТР Гидрометеорология үзәге: Әлегә салкынайтса да, айның өченче декадасы да җылы булачак
Гыйнварның узган ике декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан шактый югары булды. Беренчел фараз буенча, кыска гына суытуга карамастан, айның өченче декадасы да җылы булачак. Кышның җылы булуының сәбәпләрен «Татар-информ» га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь аңлатты.
«Декабрьдә һәм гыйнварда бездә көнбатыш-көнчыгыш һава массаларының циркуляциясе өстенлек итте, җылы һава белән циклоннар нигездә Атлантикадан күчте. Себер антициклоны йогынтысы билгеләнмәгән. Гадәттә, кыш айларында Россиянең Европа территориясенә Себер антициклоны йогынты ясый. Әмма быел кыш мондый хәл булмады диярлек, шуңа күрә температураның сизелерлек түбәнәюе дә күзәтелмәде», - дип сөйләде ул.
Гыйнварның беренче ункөнлегендә Татарстанда температура нормадан 7-9 градуска югарырак булган. Республика буенча икенче декада гадәттәгедән 4-6 градуска җылырак булып чыкты. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, гыйнварның өченче декадасында республика буенча температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.