Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәгариф министры: Татар телен укытуда барысы да әйбәт, гел алга барабыз дип әйтеп булмый

0

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту мәсьәләсе турында сөйләде.

«Татар телен укытуда барысы да әйбәт, гел алга барабыз дип әйтеп булмый. Үз-үзебезне мактап утырганнан берни дә үзгәрми. Проблемалар җитәрлек, шуңа карамастан, без бу эшне алып барабыз. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 28 төбәк белән килешү төзегән, шуларның 24дә – татар теле һәм әдәбияты мәктәпләрдә укыту планы кысаларында алып барыла», - диде ул Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, Россиянең 15 субъектындагы мәктәпләрдә татар теле факультатив дәресләр рәвешендә укытыла. «19 төбәктә татар теле түгәрәк эшчәнлеге кысаларында алып барыла. Россия субъектларының мәгариф оешмаларында меңгә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли», - дип искәртте министр.

«Исәпләүләр буенча, төбәкләрдә 170 меңнән артык бала татар теле һәм әдәбияты фәнен укый. Моннан тыш, татар иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни автономияләр субъектларында татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре бар», - диде Илсур Һадиуллин.

Ул мәгариф өлкәсендә көнүзәк мәсьәләнең берсе булып укытучылар әзерләү, аларның белемен күтәрү торуын әйтте. «Узган ел республика бюджеты хисабына төбәкләрдә төрле фәннәрне укыткан 35 укытучы татар теле һәм әдәбияты белгечлеген алды. Моннан тыш, ел саен төбәкләрдәге 50 татар теле укытучысы республикабыз бюджеты хисабына белемен күтәрә. Мәгарифне үстерү институты белән берлектә белем оешмалары җитәкчеләре, укытучылар өчен ай саен методик вебинарлар үткәрелә», - диде.

«Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен биреп торабыз. 2024 елда федераль исемлеккә 86 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге кертелде һәм алар Россиянең барлык мәгариф оешмаларында легитим. Министрлык ел саен төбәк мәктәпләрен укыту-методик әдәбият белән республика акчалары исәбеннән тәэмин итә. Узган елда гына да субъектларга 8 млн сумлык 17 740 дәреслек тапшырылды. Бер-беребезне сакламасак, якламасак, ярдәм итмәсәк, моңа ирешүе авыр булыр иде», - диде мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин Каюм Насыйри институтының татар мәгариф-мәдәният үзәкләре челтәре нәтиҗәле эшли дип саный. «Казан федераль университеты галимнәре әлеге филиаллар белән элемтәдә тора, методик ярдәм күрсәтелә, уртак чаралар үткәрелә. Бүгенге көндә чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Каюм Насыйри исемендәге 15 үзәк уңышлы эшли», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Зверев пробился в полуфинал Открытого чемпионата Австралии






Влюблённая француженка перевела 830 тыс. евро фальшивому Брэду Питту

Пенсии в феврале 2025 года: кого ждет повышение

Вице-президент РСТ Горин назвал среднюю стоимость туров за границу в 2025 году

TotalEnergies хочет возобновить работу над СПГ-проектом в Мозамбике, но форс-мажор пока сохраняется