Владимир Путин Игорь Красновны Россия генераль прокуроры вазифасына кабат билгеләде
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Игорь Красновны ил генераль прокуроры итеп билгеләде. Дәүләт башлыгының шул хактагы указы чыкты.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, РФ генераль прокурорының вәкаләтләр срогы биш ел тәшкил итә. Шул ук вакытта, бер үк кеше әлеге вазифага берничә тапкыр билгеләнергә мөмкин. Хезмәттә булуның закон белән билгеләнгән чик яше аңа кагылмый. Краснов 2020 елда генераль прокурор булды.