Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Татарстанның атказанган архитекторы Александр Дембич 74 яшендә вафат булган

0

Татарстанның атказанган архитекторы, «Артпроект» архитектура бюросы директоры Александр Дембич 74 яшендә вафат булган. Аның үлемен «Шәһәрләр мирасы» телеграм-каналында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

«Иң яхшы, акыллы, кешегә дә шәһәргә дә игътибарлы... Шушы көннәрдә очрашырга һәм оппонентларга диссертация җибәрергә тиеш идек. Әле генә сөйләштек... Ничек шулай була ала? Аның 75 яшьлегенә Россиянең атказанган архитекторы исемен әзерли идек. Әле күпне планлаштырган идек бит», – диелә хәбәрдә.

Постта Дембичның зур кеше һәм масштаблы шәхес булуы да әйтелә. Ул «шәһәр төзүчесе» профстандартын язган, Чаллының генераль планын раслауга илтеп җиткергән.

«Шулкадәр күп нәрсә проектлады! Беркайчан бирешмәде. Ул бик ялгыз иде һәм үзе турында һәрвакыт бәхетле дип әйтте. Үзеннән ерак яшәгән гаиләсен бик яратты. Һәм безне, укучыларын яратты», – диелә «Шәһәрләр мирасы» телеграм-каналында.

1985 елда Александр Дембич КИСИның (КГАСУ) архитектура факультеты деканы булып эшли. 1990 елдан үз инициативасы белән ачылган «Шәһәр төзелеше һәм авыл җирлекләре планировкасы» факультетын җитәкли. Татарстанның атказанган архитекторы һәм КГАСУ профессоры Казан шәһәр төзелеше үсеше концепциясен әзерләүчеләрнең берсе була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Первая ракетка мира Янник Синнер завел YouTube-канал






Выход из комы осложняется: свежие данные о состоянии здоровья Тиграна Кеосаяна на 2 февраля

Прокуратура Москвы опубликовала фото с места массового ДТП на МКАД

Володин сообщил, что проведет важные встречи и переговоры в Индии

СЕРИИ СОВПАДЕНИЙ В ДЕЛАХ: Shaman, Янис Тимма, генерал Кириллов и... А.С. ПУШКИН! СЕНСАЦИОННОЕ ВИДЕО! Важные новости! Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!