Казанның Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсендә Галимҗан Баруди китабын тәкъдим итәләр
27 гыйнварга каршы кичтә бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Исра вә Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Якшәмбе, 26 гыйнвар көнне, 15.00 сәгатьтә Казанда Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган чара була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Пәйгәмбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнә, Коръән аятьләре укыла, салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтелә.
Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары, шул исәптән журналистлар чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: +79867157452 (Гөлнирә Абдрахманова).
Җыелган халыкка «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге тарафыннан әзерләнгән яңа китап – мәшһүр дин галиме, мәгърифәтче Галимҗан Барудиның «Әл-китәбү әс-сәлисү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә» («Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган өченче китап») дип аталган хезмәтнең презентациясе була.
- Исра вә Мигъраҗ – Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдәге әл-Хәрәм мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә могҗизаи төнге сәяхәте һәм соңыннан гаҗәеп рәвештә Күккә күтәрелеп, биредә пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән очрашуы, Җәннәтне һәм Җәһәннәмне күрүе, Аллаһ белән аралашуы ул. Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ вакытында Үзенең яраткан өммәтенә биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатен һәм «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итте.