«Идел» журналисты Алсу Мансурова – Al Su «Буран» дип аталган артхаус клип яздырган
«Идел» журналисты Алсу Мансурова – Al Su «Буран» дип аталган җыр һәм аңа төшерелгән артхаус клип тәкъдим итә. Клип эчке бунт, кеше фикереннән куркудан арыну һәм үзеңне ничек бар шулай кабул итү турында.
Клип узган елның көз аенда төшерелгән. Съемкаларның бер өлеше – Зәңгәр күл территориясендә, икенче өлеше MOÑ театр мәйданчыгында узган. Клипның режиссеры – Айдар Гайнулла, куючы операторы – Руслан Фәрхетдинов. Җыр Казан шагыйрәсе Миләүшә Гафурова шигыренә язылган, аранжировка авторы – Gauga һәм Juna инди-төркемнәре музыканты Марат Шәяхмәтов. Көе һәм идея – Алсу Мансурова.
«Бу җыр язылу һәм аңа клип төшерү дәверендә берничә тапкыр үлеп терелдем бугай. Зур аудиторияң һәм күп релизларың булмаган килеш клип төшерү – кыю адым. Әмма «Буран» шулкадәр үзенчәлекле җыр булды ки, аны визуаль аңлатусыз дөньяга чыгару мәгънәсез иде. Шуңа бу зур эшкә алындым. Концепт туды, дустым белән аны камилләштердек, әмма тормышка ашыру өчен безгә туры килгән табигать шартлары, зур команда һәм вакыт кирәк булды. Командам – чын каһарманнар, салкында да, 18 сәгатьлек сменада эшләүдән дә курыкмадылар», – диде «Татар-информ»га Алсу Мансурова.
Ул тамашачыга теләген дә әйтте. «Тамашачыма һәм үземә бары тик бер теләгем – үзеңнең уникальлегең турында онытмыйча, аңа дөньяга чыгарга рөхсәт ит. Җырның исеме табигать күренешен тасвирлый, әмма композиция лирик героиняның эчке бунты, ягъни күңелендә купкан бураны турында. Еш кына без, кеше ни әйтер дип куркып, чын йөзебезне миллион төрле битлек артына яшерәбез. Ә иң аянычлысы – җәмгыять өчен «сәер», «уңайсыз» булыр дип уйлап, аңа яраклашабыз, чын табигатебезне яшерәбез», – диде «Идел» журналисты.
- Al Su 2024 елда локаль музыкантлар белән фитлар һәм «Ural Music Night», «ДәртФест 2024», «Печән базары» кебек фестиваль мәйданчыкларында чыгыш ясады. 2025 елда Al Su үзенең беренче кече альбомын әзерли.