Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Тукай әдәби музее Каюм Насыйринең 200 еллыгына багышлап җәяүле экскурсия тәкъдим итә

0

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим итә. 30 гыйнвардан «Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» һәм «Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» экскурсияләре үткәреләчәк.

«Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» җәяүле фәнни-тикшеренү экскурсиясе атаклы татар галиме, энциклопедист Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында фактлар белән танышырга, Иске татар бистәсенең биналары һәм урыннарын күрергә мөмкинлек бирә», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

«Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» экскурсиясе татар шагыйре Габдулла Тукай һәм мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның Казан чоры тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышлана. «Бу ике бөек шәхес ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Казанның Иске татар бистәсендә яши, иҗат итәләр. Аларның исемнәре Казанның ике урам атамасында мәңгеләштерелә, тормыш һәм иҗатларын чагылдырган музейлары да биредә ачыла», - диде ул.

Экскурсияләр барышында Габдулла Тукай һәм Каюм Насыйри музейлары белән танышырга, Иске татар бистәсендә алар исемен йөрткән урамнардагы тарихи истәлекле урыннар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Экскурсияләр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Дәвамлылыгы – ике сәгать. Җәяүле экскурсияне оештыру мәсьәләләре буенча музейга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мэдисон Киз

Мэдисон Киз выиграла Australian Open






Биатлонисту Усову за победу вместо большой фигурки лося вручили сундук рыбы

Вяльбе назвала потеплением заявление главы FIS о возвращении россиян

Mash: собака Лукашенко по кличке Умка пометила угол избирательного участка

Юные москвичи выбирают необычные спортивные секции