Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Белоруссиядә ил Президентын сайлыйлар

0

Бүген, 26 гыйнварда, Белоруссиядә – ил Президентын сайлауда төп тавыш бирү көне.

Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтә ачылды һәм 20.00 сәгатьтә ябылачак (Белоруссиядә вакыт Мәскәүнеке белән туры килә).

Участокларга килә алмаган сайлаучылар тору урыны буенча тавыш бирү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Үтенеч 18 сәгатьтән дә соңга калмыйча җиткерелергә тиеш, дип искәртә БЕЛТА.

21-25 гыйнварда вакытыннан алда тавыш бирү узды. Белоруссия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, анда сайлаучыларның 41,8 проценты катнашкан. Белоруссиядә 6,9 миллионнан артык кешенең сайлауда тавыш бирү хокукы бар.

Белоруссия Президенты вазифасына Либераль-демократик партия башлыгы Олег Гайдукевич, шәхси эшкуар Анна Канопацкая, илнең хәзерге лидеры Александр Лукашенко, Белоруссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре Сергей Сыранков, Республика хезмәт һәм гаделлек партиясе рәисе Александр Хижняк дәгъва кыла.

Җиңгән очракта, бу Лукашенконың җиденче президентлык каденциясе булачак. Аннан тыш, элегрәк Белоруссия башлыгы вазифасына 2020 елда Канопацкая да тавышка куелган иде. Гайдукевич та 2020 елда сайлауда катнашу өчен документларын тапшырды, әмма соңыннан үз кандидатурасын алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Юлия Путинцева обновила личный рекорд в мировом рейтинге WTA






В аэропорту Оренбурга задерживается рейс в Москву

В Сети появились фото Алсу с младенцем

В Серпухове открылась выставка, посвященная купчихе Мараевой