Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Синоптик Россиянең Европа өлешендә февраль җылы булачагын фаразлады

0

Рус тигезлегенең күпчелек өлешендә февральдә һава температурасы уртача айлык нормадан 4-7 градуска югарырак булачак. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец Telegram-каналында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, явым-төшем февральдә дә аз булачак.

Синоптик ачыклык керткәнчә, уртасы Төньяк полюс өстендә урнашкан һәм үзәге Төньяк Американың көнчыгышыннан Себергә таба эллипс рәвешен алган бик тә тирән стратосфера циркумполяр өермәсе аномаль кышның сәбәпчесе булды. Түбәндәге тропосфера агымы көньякка таба күчте һәм ул Рус тигезлегенә субтропик җылылык алып килүен дәвам итәчәк, диде ул.

Тишковец шулай ук аномаль җылы кышның салмак кына җылы язга (ул бик иртә киләчәк һәм ташу да көчле булмаячак) күчәчәгенә һәм язның эстафетаны уртача һава торышы хакимлек иткән җәйгә тапшырачагына да игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта, мартта бераз суытып алырга мөмкин, гәрчә бу ай да климатик нормадан берничә градуска җылырак булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев опубликовал пост по итогам Australian Open — 2025






«Зима в Москве»: горожан приглашают сделать сувениры из экоматериалов

Мужчина с гранатой пытался вылететь из Москвы во Владивосток

Автобусы Москвы выйдут на подмосковные маршруты с 2025 года

Москва преобразит 152 га: начата реорганизация бывших промзон в 2024 году