Татарстан Милли музеенда «Кием турында хикәяләр» лекциясе була
26 гыйнвардан Татарстан Республикасы Милли музеенда «Кием турында хикәяләр» лекциясе старт ала. Һәр якшәмбе көнне 14.00 сәгатьтә хәрби эшнең, икътисади һәм социомәдәни үсешнең кием-салымга йогынтысына багышланган дәресләр була.
«Лекцияләрнең авторы – Владислав Хабаров. Милли музейда ул фәнни реконструкция, төрле чор киемнәрен өйрәнү, реставрацияләү һәм тегү бүлеген җитәкли. Лекциядә бик күп кызыклы фактлар ишетергә мөмкин. Барлыгы дүрт лекция планлаштырыла. Алар төрле чорларга багышлана: кием барлыкка килүдән алып викинглар чорына кадәр, яңарыш чорына кадәр Урта гасыр модасы, XVIII–XIX гасырлардагы стиль һәм кием, кием-салымга Бөтендөнья сугышларының йогынтысы», - дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Беренче лекциядә киемнең кайчан барлыкка килгәне турында белеп булачак. Беренче нәрсә барлыкка килә – йонмы әллә җитенме? Чалбар кайчан барлыкка килгән? Болар турында лекциядә белеп булачак. Киләсе дәресләр 2, 9 һәм 16 февральдә узачак.