Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Казанда Россия студентлар язын Ватанны саклаучылар елына, Җиңүнең 80 еллыгына багышлыйлар

0

«Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм илдә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланачак. Аның финалын быел Казан кабул итәчәк. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова сөйләде. ТАСС шул хакта яза.

«Тема ачык һәм 2025 елда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән туры килә. Бу төп магистраль, аның тирәсендә быел бөтен «Россия Студентлар язы» оештырыла», — дип белдерде министр урынбасары.

Казанда «Россия студентлар язы» Җиңүнең 80 еллыгына багышлаулары турында Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләгән иде. Аның бәяләвенчә, фестивальгә 3,5 меңгә якын делегат киләчәк.

Узган, XXXII «Россия Студентлар язы» финалы Саратовта 2024 елның 26 маеннан 1 июненә кадәр узды. Фестиваль беренче космонавт Юрий Гагаринның 90 еллыгына багышланган иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев покинул топ-5 рейтинга ATP






Шольц поблагодарил США «за освобождение» Германии от нацизма

Ефимов: 6 территорий реорганизуют по утвержденным в декабре проектам КРТ

В 15 округах Подмосковья проведен ремонт ограждений на дорогах

Сексолог объяснил популярность у москвичей проституток-колясочниц