Казан, Самара һәм Ульяновск тизйөрешле поездның боҗра маршрутына керә ала
Самара, Ульяновск, Казан һәм Идел буеның башка төбәкләрен югары тизлекле тимер юл магистрале тоташтырырга мөмкин. Хәзерге вакытта Самарадан Ульяновск аша Казанга кадәр линияле түгел, ә боҗралы вариантны карыйлар, дип сөйләде Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских. Аның сүзләрен «Комсомольская правда» китерә.
"Самара – Тольятти – Димитровград – Ульяновск – Буа – Казан яңа тимер юл магистрале турында (ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән – иск. Т–и) фикер алыштык. Казаннан ул Алабугага, Уфага кадәр, аннан Оренбургка һәм Салаватка барачак, Самарада тәмамланачак", - дип уртаклашты Русских.
Фикер алышуда шулай ук тимер юлчылар да катнашты. Проектны югары икътисади нәтиҗә белән тормышка ашарга сәләтле дип таныдылар. Хәзер планда – эшче төркем булдыру, ә соңрак проектны Россиянең милли проектларына кертү.