Россия кешеләре берьюлы 412 мең сумга кадәр пенсия тупланмаларын алырга хокуклы
2025 елда Росcия кешеләре пенсия тупланмаларының бөтен суммасын алырга хокуклы, әмма аның 412 мең сумнан ким булуы шарт булып тора. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Әгәр тупланма суммасы 412 мең сумнан кимрәк булса, аны берьюлы алырга мөмкин. Моның өчен гариза бирергә кирәк. Әгәр тупланма суммасы 412 мең сумнан артып китсә, айлык түләүләр билгеләнә», - диде парламентарий.
«Мондый түләүләр күләме, тупланмалар суммасыннан һәм түләүләрнең билгеләнгән чорыннан чыгып, индивидуаль рәвештә исәпләнә», - диде ул.
Депутат сүзләренчә, 2025 елда тупланма пенсиянең түләнү срогы 270 ай, ягъни 22,5 ел тәшкил итә. Нәкъ менә шушы күрсәткеч айлык түләүләр суммасын исәпләү өчен кулланыла.
Хаталар яки исәпләүдән баш тарту булмасын өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки РФ Социаль фондында тупланмаларның кайда саклануын алдан белергә кирәк. Тупланма пенсия алуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре аша, Социаль фонд яки Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды офисында, шулай ук күп функцияле үзәктә бирергә мөмкин, дип аңлатты Гаврилов.
Шул ук вакытта гаризаны карау вакыты ун эш көненә кадәр тәшкил итә, ләкин өстәмә документлар бирү таләп ителсә, өч айга кадәр озайтылырга мөмкин.
Әгәр тупланма пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать төшереп калдырылган булса, түләүнең айлык күләме артырга мөмкин, чөнки көтелгән түләүләр вакыты тоткарланган һәр ел өчен 12 айга кыскара.
«Әгәр тупланмаларга ихтыяҗ булмаса һәм пенсионер үлсә, аларны фондка алты ай дәвамында мөрәҗәгать итеп, якын туганнары мирас итеп ала ала», — дип өстәде депутат.