Бөгелмәдә яшәүче ир-ат, медицина полисын алыштырырга маташып, 7 млн сум югалткан
Бөгелмәдә яшәүче ир-ат мошенниклар корбаны булган һәм якынча 7 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә
Ир-атка мошенник шалтыраткан, үзен иминиятләштерү компаниясе хезмәткәре дип таныштырган һәм аңа медицина полисын алыштырырга кирәк, дип хәбәр иткән. Шуннан соң шалтыратучы Бөгелмәдә яшәүче кешене шәхси мәгълүматларын, шул исәптән СМС-хаттагы кодларны әйтергә күндергән.
Аннары ир-атка янәсе Финанс мониторингы федераль хезмәте (Росфинмониторинг) хезмәткәре шалтыраткан. Ир-ат исеменнән мошенниклар кредит рәсмиләштермәкче була, акчалар башка илләрдәге счетларга күчереләчәк, дип белдергән. Ул аңа террорчылыкка булышлык күрсәтүдә гаепләү янавы турында хәбәр иткән һәм акчаларын «куркынычсыз» счетка күчерергә кушкан.
17-23 гыйнварда ышанучан ир-ат мошенниклар кушкан счетларга 5 миллион сум акча күчергән. Аннары аны ике банкта 1 миллион 700 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә күндергәннәр. Бу акчаларны ул шулай ук мошенникларга тапшырган.
Шулай итеп, Бөгелмәдә яшәүче кеше аферистларга бер атнада 7 миллион сумга якын акча күчергән. Банк хезмәткәре, ир-атның бу гамәлләреннән шикләнеп, аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерәләр.