Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Җиңүнең 80 еллыгына йөз көн кала волонтерлар проектлар башлап җибәрде

0

Бүген, 29 гыйнварда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк көнгә йөз көн кала, «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте партнер оешмалар белән берлектә юбилей датасына багышланган проектлар башлап җибәрә.

Матбугат конференциясе барышында волонтерлык хәрәкәте катнашучылары Җиңүнең 80 еллыгына багышланган барлык проектларга теркәлү башлану турында игълан итә.

Волонтерлык хәрәкәте 2015 елдан бирле «Җиңү илчеләре» бөтенроссия конкурсын үткәрә. Аның финалистлары Мәскәүгә 9 Май бәйрәм чараларын оештыруда катнашу һәм Кызыл мәйданда узачак Җиңү парадын волонтер буларак озата бару өчен киләчәк.

«Җиңү оныклары. Калининград» инициативасы исә Калининград өлкәсе башкаласында Көнчыгыш-Пруссия стратегик һөҗүм операциясендә катнашучыларның варисларын җыячак.

Тарихи хәтерне саклау белән шөгыльләнүче һәм конкурс шартларын үтәгән чит илдә яшәүче ватандашлар һәм чит ил гражданнары өчен Җиңүнең 80 еллыгына багышланган башка бөтенроссия һәм халыкара вакыйгаларда да катнашу мөмкинлеге каралачак.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, үз чиратында, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган видео урнаштырды һәм истәлекле датага кадәр йөз көн калып килүен искәртте.

«2025 елның 29 гыйнвары. Җиңүнең 80 еллыгына кадәр 100 көн. Без ветераннарга тирән ихтирам белән геройларыбызның батырлыгын хөрмәт итәбез, тарихыбызны саклыйбыз һәм аны балаларга һәм яшьләргә тапшырабыз. Мин хәтерлим! Мин горурланам!» - дип язган министр Телеграм-каналында.

Садыйков шулай ук «Инсайт. Люди» продюсерлык үзәгендәге блогерларга видеоязмада сәнгатьле уку һәм яшьләр өчен уртак проектлар гамәлгә куйган өчен рәхмәт белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Крик сына помешал Бублику. Казахский теннисист попросил семью покинуть трибуны






Две недели до старта заключительного этапа VIII сезона олимпиады «Я – профессионал»

МИД Финляндии одобрил сделку по продаже российской арены в Хельсинки

Хватал и убегал: чемпион России по легкой атлетике задержан за кражу телефонов

Песков объяснил смену главы «Роскосмоса» ротацией кадров