Наил Мәһдиев махсус операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашты
Татарстан муниципалитетларында хакимият вәкилләренең хәрбиләр белән очрашулары дәвам итә. Әйтик, Чаллыда шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
Мәһдиев аларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Без гаиләләрегезгә ярдәм күрсәтәчәкбез. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: эш хәтта санда, суммада да түгел, ә сезнең эшегезгә карата шәһәрнең игътибарында. Ватанга хезмәт иткәнегез, чын ир-ат булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәлки сезгә болай дип еш әйтмиләрдер, моны гадәти әйбергә саныйлардыр, әмма мин алай уйламыйм», - дип искәртте мэр.
Автошәһәр башлыгы хәрби хезмәтнең ничек узуы, хәрбиләрнең балалары бушлай ризык белән тәэмин ителүе, посылкалар һәм бүләкләрнең адресатларына барып җитүе белән кызыксынды. Шулай ук хәрбиләрнең көнкүреш һ.б. шартларына кагылышлы сораулар да бирде.
«Кыска вакытлы ялга кайтучы хәрбиләребез зур игътибарга лаек. Бүгенге очрашу аларның, безнең заман геройларының аерым игътибар үзәгендә булуын раслый. Шулай булды һәм алга таба да шулай булачак. Чаллы беркайчан да үзенекеләрне ташламый», - дип искәртте Наил Мәһдиев.
Хәрбиләр күрсәтелгән ярдәм өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Автошәһәрнең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.