Әсгать Сәфәров: Патриотлык — Ватанга мәхәббәт кенә түгел, аның киләчәге өчен җаваплылык
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров чыгышында патриотлык төшенчәсе турында сөйләде.
«Патриотлык Ватанга мәхәббәтне генә түгел, аның язмышы өчен җаваплылыкны да күздә тота. Патриотлыкны һәрьяклы аңлау формалаштыру өчен медиа алгы сызыктагы геройлыкны яктырту кысаларыннан чыгарга тиеш. Чын патриотлык һәр гражданның көндәлек хезмәтендә һәм аның илнең гомуми иминлегенә керткән өлешендә күренә. Шуңа күрә медианың төп бурычларыннан берсе булып хәтта кече вазифадагы эшчеләрнең дә әһәмиятен күрсәтү, укытучы, табиб, волонтер, эшмәкәр хезмәтенең кыйммәтен ассызыклау тора», - диде Әсгать Сәфәров.
Аның фикеренчә, махсус хәрби операция Татарстан халкының аңында тирән үзгәрешләр тудырган. Ул күп кыйммәтләрне, бурыч төшенчәсен яңадан карарга, үз иленең язмышына шәхси катнашын тоярга мәҗбүр иткән дип саный.
Әсгать Сәфәров шулай ук журналистларның махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү һәм җәмгыятьтә патриотик кәеф формалаштыру өлкәсендәге эшләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу - «Җиңү армиясенә кушыл» телемарафоны, «Татарстан махсус хәрби операциядә» интерактив күргәзмәсе һәм массакүләм мәгълүмат чараларында күпсанлы язмалар һ.б.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе әйтүенчә, бүген хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә, ветераннарны адаптацияләүгә, ил намусын яклаучыларны кайгыртуга юнәлдерелгән программалар аерым роль уйный. Бу шул исәптән «Геройлар вакыты» федераль проекты, дип ачыклык кертте ул.
«Менә мондый инициативалар ветераннарга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итә, геройларга яңа өлкәләрдә лидер булырга мөмкинлек бирә», — дип йомгаклады Әсгать Сәфәров.