Җәүдәт Әхмәтханов: Татарстанның 14 районында алкоголь сату күләме арткан
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең киңәйтелгән утырышында инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов билгеләп үтүенчә, 14 районда республикада җитештерелгән алкогольне кулланучылар арткан.
«Татарстанда алкогольне сату 14 районда арткан. Бу күренеш аеруча Саба һәм Питрәч районнарында күзәтелә. Ә менә Кайбыч һәм Югары Ослан районнарында төбәктә алкоголь продукциясен алучылар саны шактый кимегән. Билгеле, бу кимүләр артында алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше үсеше тора», – диде Җәүдәт Әхмәтханов.
Җитәкче ассызыклавынча, алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен контрольдә тоту буенча да эш дәвам итә.
«Алкогольнең легаль булмаган әйләнешен булдырмауда актив эшне оештыру мөһим. Моның өчен шәһәр һәм районнардагы алкоголь базарындагы вазгыятьне рейтинг рәвешендә бәяләү мотивация булып тора. Ә менә илдә 2030 елга кадәр тикшерүләргә мораторий баруы киртә сала, әлбәттә. Зур шәһәрләр (халык саны 60 меңнән артык) арасында Чистай шәһәрендә – легаль булмаган алкоголь аз. Ә иң күп легаль булмаган исерткечләр сатучылар исемлегендә беренче урында Казан тора. Районнар арасында легаль булмаган алкогольнең иң күбе – Югары Ослан районында, иң аз сан белән соңгы урында – Теләче районы», – дип сөйләде ул.
Дәүләт алкоголь инспекциясе утырышында билгеле булуынча, былтыр барлыгы 26 меңгә якын алкоголь һәм спиртлы продукция үрнәге тикшерелгән. Алар арасыннан 2,5 меңе куллануга яраксыз булуы ачыкланган.