4 февральдә ТР Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
Казанлылар ТР Милли музеена һәм аның филиалларына 4 февральдә бушлай керә алачак. Традиция буенча акция айның һәр беренче сишәмбесендә үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне килүчеләрне түләүсез кабул итәчәкләр:
Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2);
В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);
Габдулла Тукайның әдәби музее (Г.Тукай ур., 74);
Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);
А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);
Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35);
Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал);
Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);
Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15);
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12);
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры (Островский ур., 15).
Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)590-00-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.