Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Дума балага әти-әнисе ризалыгыннан башка исемен алыштыру рөхсәтен бирергә тәкъдим итте

0

Дәүләт Думасында 18 яшьтән кечерәк затларга әти-әниләре ризалыгыннан башка исемен (әгәр шуның аркасында буллинг күренешенә юлыккан булсалар) алыштырырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр.

«Балага балигълык яшенә җиткәнче буллинг күренешенә бәйле рәвештә, хәтта әти-әниләре бу карарны хупламаса да, исемен алыштыру хокукын закон нигезендә беркетү мөмкинлеген карарга», - диелә документ текстында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон проекты инициаторы, Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков («Яңа кешеләр») билгеләп үткәнчә, гадәти булмаган яки сирәк исем аркасында мәктәп укучыларын еш кына мыскыл итәләр һәм үртиләр. Шул ук вакытта, соңгы арада ата-аналар яңа туган сабыйларга гадәти булмаган исемнәрне ешрак бирә башлаган. Моны, әлбәттә, Россия законнары тыймый, әмма бу соңыннан буллингка сәбәпче булырга мөмкин, дип искәртте Даванков.

Әйтик, парламентарий биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2023 елда мәскәүлеләр балаларына Люцифер, Донателла, Европа, Сахар, Кит дигән исемнәр кушкан. Хәтта Dota 2 компьютер уенындагы исемнәрне (Инвокер, Мирана, Лунара) дә биргәннәр.

Мондый очракларда әгәр бала үзе гариза язса, ә мәктәптә гадәти булмаган исем аркасында аны мыскыл итүләрен расласалар, ата-анасы ризалыгыннан башка гына баланың исемен алыштыру хокукын ЗАГСка бирергә була. Өстәвенә, балага Россиядә киң таралган традицион исемне генә бирә алалар. Шуның белән аның хокукын яклыйлар һәм исем алыштыру буенча импульсив яки нигезләнмәгән карарлардан саклыйлар, дип искәртте Даванков.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Пэм Шрайвер

Трофеи чемпионки Олимпийских игр по теннису Шрайвер вернулись к ней после кражи






По патриотическим местам: студенты разработали туристические маршруты, посвященные боевому и трудовому подвигу уральцев

Михаил Мишустин: Сотрудничество России и Казахстана в образовании активно развивается

В Ульяновске осудили экс-директора МУП «УльГЭС»

Токаев посетит парад Победы в Москве