Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Казанда 30 гыйнвар өчен температура рекорды куелды, тик кайбер шәһәрләрдә «эссерәк» булды

0

Казанда 2025 елның 30 гыйнварында температура +1,3 градуска кадәр күтәрелде. Бу көн өчен мондый күрсәткечләр 1999 елдан бирле теркәлмәгән, ул чагында һава температурасы +1,2 градус тәшкил иткән. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шул ук вакытта, бу көнне кайбер шәһәрләрдә эссерәк булды. Әйтик, Мәскәүдә температура +8 градуска кадәр күтәрелде, дип хәбәр итте башкала синоптигы Михаил Леус.

Шулай ук аның мәгълүматлары буенча Санкт-Петербургта һава +4,8 градуска кадәр җылынган.

«Бүген Мәскәү өлкәсенең Можайск һәм Коломна шәһәрләрендә дә җылылык рекордлары яңарды. Можайскида температура +4,5 градус (моңа кадәрге рекорд 2016 елда теркәлде - +3,7 градус), ә Коломнада +2,9 градус (2004 елда - +2,8 градус) тәшкил итте», - дип өстәде синоптик.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 29 гыйнварда температура рекорды буенча Казанны узып киткән шәһәрләрне атаган иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина вышла в полуфинал турнира в Абу-Даби, с трудом одолев Онс Жабер






Азербайджан закрыл Русский дом: Баку ждёт реакции Москвы

Неделя науки стартовала в Хакасии

Барнаульский криминалист победила во всероссийском конкурсе

Цветы по характеру: как подобрать идеальный букет для любой женщины