Комаров: Муниципалитет кадрлар базасын махсус операциядә катнашучылар белән ныгыту кирәк
Муниципалитетларның кадрлар базасын яхшы әзерлекле һәм патриотик рухлы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән ныгытырга кирәк. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров II «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне пленар сессиясендә шулай дип белдерде.
«Муниципалитетларның кадрлар базасын ныгыту өчен яхшы әзерлекле һәм патриотик рухлы махсус хәрби операциядә катнашучыларны файдалану мөһим. Быел төбәкләрдә мондый ихтыяҗ бигрәк тә зур», - дип искәртте ул.
Комаров билгеләп үткәнчә, сентябрьдә 16 меңнән артык муниципаль депутат һәм башлыклар сайлау планлаштырыла. Җирле үзидарә хакимият органнарында эшләү өчен махсус хәрби операция ветераннарын укытуга җыю «Геройлар заманы» программасы буенча үткәрелә.
Искәртеп узабыз, II «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы РФ Президенты күрсәтмәсе белән үткәрелә, ул РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе тарафыннан оештырылган. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясен дә җитәкли.