Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Метеоролог быелгы гыйнварны бер гасыр алга экскурсия дип атады

0

2025 елның гыйнварын бер гасыр алга үзенчәлекле экскурсия буларак карарга мөмкин – ул чагында нәкъ менә шундый һава торышы кышның икенче ае өчен норма булачак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Тимур Әүһәдиев «ТНВ-Татарстан» телеканалындагы «Таяну ноктасы» программасында шулай дип белдерде.

Метеоролог сүзләренчә, циклоннар һәм антициклоннар һәрвакыт бер-берсен алыштыра һәм хәтта циклонның төрле өлешләрендә дә һава шартлары аерыла. «Шуңа күрә төньяк агымнар йогынтысы вакытында, әлбәттә, әле тун киячәкбез», - дип бәяләде ул бу кышта һичшиксез урнашачак һава торышын.

«Әмма озак вакытлы перспективада бездә бу гыйнвар нормадан 6 градуска җылырак булды, хәзер шундый тренд күзәтелә – климат дистә ел эчендә 0,6 градуска җылына. Шул рәвешле, бу гыйнварны бер гасыр алдагы гыйнварга экскурсия буларак кабул итәргә мөмкин. Димәк, йөз елдан соң гыйнвар шундый ук булачак – кешеләр тун кимәячәк», - дип искәртте КФУ доценты.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 29 гыйнварда Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 11-14 градуска узып киткән. 30 гыйнварда Казан чираттагы температура рекордын куйды.

Шул ук вакытта, Татарстан синоптикларының фаразлары буенча, февральдә уртача айлык һава температурасы республика территориясендә климатик нормадан бер градуска югары булачак. Казанда климатик норма -9,7 градус, төбәктә -10,7 градус тәшкил итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Даниил Медведев после матча в Дубае возмутился из-за камеры на сетке






Израиль направил в Москву военного секретаря

Похитили 65 млн рублей: задержаны курьеры, обокравшие сына главы "Газпром-медиа"

Человек погиб в ДТП на Севастопольском проспекте в Москве

Рискнул и сделал первый шаг: Цискаридзе объявил о глобальных изменениях в своей жизни