Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Алексей Песошин «Закон территориясе» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

0

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов катнашты.

ТР буенча эчке эшләр министры Татарстанның илдәге иң имин төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Бу җинаятьчелек торышының төп күрсәткечләре белән дә раслана. Туристлар агымының артуы һәм республикадагы уңай инвестицион климат вазгыятьнең тотрыклылыгы турында сөйли.

«Муниципаль берәмлек, шәһәр һәм район башлыклары җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертә. Республиканың һәр торак пунктында диярлек иҗтимагый тәртип саклау пунктлары булдырылган һәм кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган», - диде Дамир Сатретдинов.

Узган ел республика муниципаль берәмлекләрендә җиңүчеләр 56 гариза тапшырган.

«Әлеге бәйге законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү буенча безнең уртак эшне алга таба да стимуллаштырыр дип ышанам», - дип өстәде республика Хөкүмәте башлыгы.

Песошин бәйгенең «Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Чаллы мэры Наил Мәһдиев – беренче, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев – икенче, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин өченче урынга лаек булды. Шулай ук бу номинациядә Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов дипломнар белән билгеләп үтелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

В сети появилось трогательное видео Рыбакиной с детьми






Овчинский: В Котловке начали строить дом по программе реновации

Нижегородцы увидели новаторский спектакль «Белая уточка» в рамках гастролей Театра Образцова

«Погрызу твои косточки». Курьер популярного магазина угрожал покупательнице

ДАНА ПАРИМБЕТОВА: "Говорить о полноправной конкуренции нейросети с авторами пока рано"