Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ кылу өчен 1800 кешелек квота бүлеп бирелде
30 гыйнварда РФ Федерация Советында 2025 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырыш Россиядә хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле, сенатор Ильяс Умаханов рәислегендә мөфтиләр, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре һәм Россиядәге хаҗ операторлары катнашында узды. Алар арасында Татарстан Республикасындагы «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та бар иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелыш барышында 2024 елдагы хаҗга йомгак ясалды һәм 2025 елда хаҗ кылуның төп күрсәткечләре каралды, хаҗ сезонына туроператорларны әзерләү һәм аларның җаваплылыгын арттыру, бөтен Россиягә каралган квотаны бүлү, Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында Россия хаҗиларының хаҗ кылу шартлары турында төзелгән килешү кысаларында хаҗиларның Согуд Гарәбстаны Корольлегендә хаҗ кылуын оештыруны камилләштерү белән бәйле темалар каралды.
Киңәшмәдә 2025 елда хаҗ сезонына Россия өчен 25 000 квота бүлеп бирелүе искәртелде. Квоталар, нәзарәтләр арасында бүленеп, алар, үз чиратында, хаҗ оештыру өчен вәкаләтләрне аккредитацияләнгән хаҗ операторларына тапшыра. Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ кылу өчен 1800 кешелек квота бүлеп бирелде.
Шуны истә тотарга кирәк: быел хаҗ оештыру белән бәйле мәсьәләләр бик кыска вакыт эчендә хәл ителергә тиеш: Татарстанда хаҗ кылырга теләүчеләр һәм «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы арасында килешүләр 2025 елның 30 мартыннан да калмыйча төзелергә тиеш. 2025 елда хаҗны яңа үрнәктәге 10 елга исәпләнгән биометрик чит ил паспортлары булган кешеләр генә кыла алачак.