Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Илсөяр Ихсанова: Дания Гайнетдинова бик күп әсәрләрдән радиоспектакльләр ясады

0

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова билгеләвенчә, язучы, журналист, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова бик күп әсәрләрдән радиоспектакльләр ясаган. Бу турыда ул ТР Журналистлар берлегендә үткән «Гомер чишмәсе» дип аталган хәтер һәм кадер кичәсендә сөйләде.

«Дания апага багышланган искә алу кичәсендә бер генә дә очраклы кеше юк. Бу залдагы әлеге атмосфера да Дания апаның үзе кебек җылы, якты, серле дә. ТР Язучылар берлегендә дә Дания апа һәр язучының күңелендә. Ул беренче чиратта язучы булган кеше, икенче чиратта, хезмәт юлын 1984 елда берлек каршындагы әдәби фондта башлап җибәргән. Радиога эшкә киткәч, заманча әйткәндә – үзенең проектларын булдырды. Дания Гайнетдинова бик күп әсәрләрдән радиоспектакльләр ясап яңгыратты. Күпләребез Экзюпериның «Кечкенә принц»ын радиодулкыннар аша сәхнәләштерүен хәтерлидер», – дип искә алды ул.

Чара барышында Дания Гайнетдинованың «Күкләр белән сөйләшү» дигән фотокүргәзмәсе эшләде. Илсөяр Иксанова шулай ук Гайнетдинованың күптөрле талантлы булуын ассызыклап үтте.

«Нияз Акмалның, Ләбибә Ихсанованың, Рабит Батулланың әсәрләре буенча күп кенә радиоспектакльләр эшләде. Шулай ук үзенең әсәрләре нигезендә сценарийлар язып балалар өчен дә радиоспектакльләр алып барды. Балалар белән эшләве дә уңышлы һәм кызыклы булды. Менә бүген Дания апаның талантлы рәссам, фоторәссам булуын да искә алдык. Бүген Дания апа төшергән фотосурәтләр күргәзмәсен караганда, Дания апаның яңадан үзен, аның күңеленең матурлыгын күргән кебек булдым», – диде ул.

Хәтер һәм кадер кичәсен «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә ТР Журналистлар берлеге, ветераннар советы һәм журналистика тарихы музее оештырды. Идея авторы – ветераннар советы рәисе һәм музей директоры Ралия Фәтхетдинова.

  • Дания Гайнетдинова 1952 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туган. 1991 елдан алып «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә эшләгән. ТР, РФ Язучылар, журналистлар берлекләре әгъзасы. Шулай ук Россиянең рәссамнар союзында торган. 7 китап авторы.
  • ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

«Как Джокович держит себя в форме — из действующих так не может никто. Знаю только Роналду» — Веснина






Суд в Подмосковье: 102,8 млн руб. ущерба за хищение на военном заводе

"Ъ": попытка главы "Фонбет" Анохина дать взятку ФСБ провалилась из-за посредника

Тошич стал игроком медийного клуба «СКА-Ростов»

Чалов признался, что в Салониках его узнают чаще, чем в Москве