Түбән Әлки авылында махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә утын әзерләп биргәннәр
Якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләргә районнан мөмкинлек булганча ярдәм итү каралган. Түбән Әлки авылында яшәүче Гөлҗиһан Бәдретдиновага да бүрәнәләр китерәләр. Аны кисеп, ярып та бирәләр. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Гөлҗиһан Шәмгун кызының исә махсус хәрби операциядә улы – Айнур Бәдретдинов катнаша. Ул фронтка 2024 елның сентябрь аенда киткән. Хәрби бәрелешләр урынына үз ихтыяры белән барырга булган, карарны аңлы рәвештә, озак вакыт уйланудан соң кабул иткән.
– Өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә, ул яу кырына китәргә теләве турында әйтте. Әмма мин җибәрмәдем. Әтисе вафат булган гына иде. «Ялгыз ничек яшим? Миңа таяныч кирәк», – дидем. Башта сүземне тыңлады. Әмма аннары, риза булмаячагымны белеп, миңа барысын да хәл иткәч кенә җиткерде. Юлга чыгарга җыенган, эшеннән азат итүләрен сорап гариза язган... – диде, яшьле күзләрен сөртеп Гөлҗиһан апа.
Әнисен юатып, ир-егет ныклы дәлилләр дә китерә: «Бөек Ватан сугышында катнашкан карт дәү әти Берлинга кадәр җиткән. Мин аңардан кайсы ягым белән ким?» – ди. «Әни, тыныч бул, махсус хәрби операциядә хатын-кызлар да катнаша бит», – дип тә өсти.
Җитәкчелекнең үтенечне исәпкә алып ярдәм итүенә, Гөлҗиһан апа, билгеле, бик сөенгән. Йортка газ кертелсә дә, утын мунча өчен кирәк икән. Башта социаль яклау хезмәтенә барып гаризасын язарга, ярдәм кирәклеген җиткерергә кирәк була. Аннары барысы да тиз хәл ителә.
– Башта буе белән бүрәнәләрне китерделәр. Моның белән нәрсә эшлим икән, дип аптырашта калдым. Үзем дә җиденче дистәмне ваклыйм, ирем дә юк. Беркөнне ир-атлар, җыелышып, ду китереп эшлиләр иде. Менә шулай авыл җирлеге башлыгы бүрәнәләрне кистертүне уйласа, мәктәп хезмәткәрләре аны ярып та бирде, – диде ул, бу эшкә үз өлешен керткән һәркемгә дә рәхмәтен җиткереп.