Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Лениногорскида мөселманнар арасында чаңгы ярышы җиңүчеләре билгеле булды

0

Лениногорскида Татарстан мөселманнары арасында быел өченче республикакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда катнашырга республиканың 10 районыннан 30дан артык мөселман килде. Әлеге ярышлар Лениногорск мөхтәсибәте, Лениногорск администрациясе һәм «Татнефть» ярдәме белән үткәрелә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Арча, Әлмәт, Алабуга, Урыссу, Бөгелмә, Лаеш, Саба, Балтач, Теләче районнары һәм Лениногорск районы чаңгычылары үз көчләрен сынады.

Лениногорскиның Хәсәнов исемендәге спорткомплекс территориясендә чаңгычы мөселманнарны Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Марданшин, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов сәламләде, спортчыларга җиңел трасса, көч теләделәр.

Мөселман ир-атлар 2 километрга узышты. Команда зачетында беренче урынны Саба районы алды, икенчедә –Балтач, өченче урында – Лаеш.

Ир-егетләр үзләренең мөмкинлекләрен шәхси зачетта да сынады. Биредә беренче урынны Сабадан Илшат Җиһаншин, икенчедә – шулай ук Сабадан Улухбек Вайнцов, өченче урынны Теләчедән Айназ Фәтхуллин алды.

Бүләкләү тантанасы «Ихлас» мәчетендә үтте. Җиңүче командага – Саба командасына Кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.

Ярышларга килүчеләр чараның бик яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даллас (ATP). 1/2 финала. Рууд встретится с Муньяром, Пол – с Шаповаловым






Вильфанд рассказал, когда снизится экстремально высокое атмосферное давление в Москве

Более 200 спортсменов поучаствуют во всероссийском турнире по борьбе в Подольске

Грузия и Россия: почему дипотношения остаются замороженными

Изменившийся Толик вернулся без Лены Полено, Сагалова ретировалась: чем удивят новые «Букины»