Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Наил Мәһдиев: Махсус операция ветераннары хезмәт хакы арткан эш урыннарына кайтырга тиеш

0

2024 елда Чаллыда 12 махсус хәрби операция ветераны эш эзләп Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән, шуларның сигезе эшкә урнаштырылган, тагын өчесе профессиональ курслар узган, бу эш бүген дә дәвам итә. Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә ярдәмчесе Илья Зуевка һәр ветеранга кайгыртучанлык күрсәтергә һәм үзенең хезмәт коллективында аны эш урыны белән тәэмин итәргә кушты.

Мэр фикеренчә, шәһәрдә билгеле бер принцип гамәлдә булырга: хәрбиләр үзләренең эш урыннарына кайтырга тиеш.

«Минем фикеремчә, бу шулай дөрес тә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, кайсы хезмәт коллективыннан сугышка китсәләр, шунда әйләнеп тә кайтырга тиеш. Хезмәт хакы арткан эш урынына. Бу кешене герой кебек (сүзләремдә бернинди сарказм да юк) эшкә кабул итәргә, аңа махсус хәрби операция вакытында тылда булганнарга караганда яхшырак эш шартлары тудырырга тиешләр. Ул тылда тыныч кына яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаган. Ул сәламәтлеген куркыныч астына куйган, яраланган, рухи җәрәхәтләр алган һәм коллективка әйләнеп кайткан», - дип белдерде Мәһдиев.

Кадрлар үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрелә, үз эшен ачу өчен бер тапкыр финанс ярдәме һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан инвалидлар өчен эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә, шулай ук киң программалар спектры буенча укыту һәм яңадан укыту үткәрелә.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Андрей Рублев проиграл 102-й ракетке мира и не прошел в финал турнира ATP в Монпелье






Огонь перекинулся на парковку: в Москве потушили ангары с газовыми баллонами

Песков: Путин не планирует встречаться с руководством ХАМАС в Москве

Ефимов: в ТиНАО начнут строить шесть объектов образования за счет города

Олег Капитанов: нелегальная миграция остается основной проблемой в Петербурге