Думада ана капиталын Россия автомобильләрен сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә чакырдылар
Ана капиталын Россия автомобильләрен, дарулар сатып алуга һәм түләүле медицина хезмәтләреннән файдалануга тотарга рөхсәт итәргә кирәк. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында шулай дип белдерде.
«Ана капиталы акчасын Россия автомобильләрен сатып алуга тоту хокукын бирергә кирәк. Без шулай дип саныйбыз һәм Хөкүмәткә шундый тәкъдим юлладык. Бүген ана капиталы акчасына Россия автомобильләрен сатып алып булмый, әмма өлешчә түләргә мөмкин», - дип искәртте парламентарий.
Депутат фикеренчә, мондый мөмкинлекне һичьюгы аерым категорияләргә (инвалид балалары булган, күп балалы, авыл җирендә яшәүче гаиләләр) бирергә кирәк.
Моннан тыш, Нилов ана капиталы акчасын даруларга һәм мәҗбүри медицина иминияте буенча күрсәтелми торган түләүле медицина хезмәтләренә тотарга рөхсәт итәргә чакырды.