Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Дәүләт Думасында түләнә торган пенсия күләмен нәрсә киметергә мөмкин икәнен аңлаттылар

0

Рәсми рәвештә эшкә урнашмаган чорлар, киметелгән соры хезмәт хакы, хезмәт стажындагы буш урыннар киләчәктә пенсия түләүләренең кимүенә китерергә мөмкин. РФ Дәүләт Думасының Милек, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Пенсия кимү белән бәйле күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, кайбер каршылыкларны алдан исәпкә алырга һәм билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әйтик, рәсми рәвештә урнашмыйча эшләү Социаль фондка акча күчмәвен аңлата, бу исә иминият стажын һәм пенсия балларын җыеп җиткермәүгә китерә», - дип искәртте парламентарий.

Үз чиратында, хезмәт хакының бер өлешен конвертта түләү Социаль фондка күчерелгән акчаның күләмен киметә. Моннан тыш, депутат сүзләренчә, «карьерадагы озакка сузылган теләсә нинди тәнәфес (әйтик, рәсми рәвештә урнашмыйча эшләү, иминият взнослары түләмичә үзмәшгульлек белән шөгыльләнү яки башка төрле шартлар аркасында) пенсия баллары санына һәм стажга йогынты ясарга мөмкин».

Эш стажы турындагы документларны югалту да пенсия күләме кимүгә китерергә мөмкин. «Хезмәт кенәгәләрен, хезмәт хакы турында белешмәләрне һәм стажны раслый торган башка документларны сакларга кирәк», - дип искәртте әлеге уңайдан Гаврилов.

Дәүләт Думасы Комитеты рәисе әйтүенчә, «салымнар, штрафлар, кредитлар һ.б. мәҗбүри түләүләр буенча штрафларның» булуы да пенсия күләмен киметергә сәләтле. Югалтуларга юл куймас өчен бурычларны үз вакытында түләргә, Федераль салым хезмәте яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша әҗәтнең булу-булмавын тикшерергә һәм башкарма производство башланганчы бурычлар белән бәйле проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә кирәк.

Моннан тыш, пенсия исәпләгәндә ташламалы чорлар исәпкә алынмаган булырга мөмкин. Кайбер һөнәр ияләренең (әйтик, педагоглар, табиблар, шахтерлар) өстәмә пенсия коэффициентлары яки ташламалы стажга хокукы бар, дип искәртте депутат.

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр, ведомство бүләкләре, дәүләт хакимияте органнарының рәхмәтләре, грамоталары яки башка төрле рәсми бүләкләү документлары булса, пенсиягә тиешле өстәмәләр исәпләнүенә инанырга кирәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

43-летняя Анна Курникова не может передвигаться без инвалидного кресла






В Москве при взрыве бомбы тяжело ранен основатель добровольческого батальона ДНР

В Москве в ДТП погиб 27-летний кыргызстанец

Участок площадью более 3 тыс. кв. м на западе Москвы освободили от самостроя

Ликсутов: промышленный экспорт из Москвы в страны Африки вырос более чем на 20%