Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанның яшь парламентарийлары Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм алып килде

0

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе ярдәмендә формалаштырылган чираттагы гуманитар йөкне Курск өлкәсенә китерделәр.

Йөкне ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте әгъзалары озата барды. Бу юлы Татарстаннан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә дүрт меңнән артык азык-төлек җыелмасы озатылды.

«Курск өлкәсендә ай саен 30 меңнән артык кеше гуманитар җыелмаларга мохтаҗлык кичерә. Иң мөһиме – битараф калмау, барлык мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм авыр минутта янәшәдә булу», - дип шәрехләде әлеге сәфәрне Яшьләр парламенты эксперты Артем Сидоров.

Гуманитар йөкне Курскидагы үзәк складка тапшырдылар, шуннан аны пунктлар буенча таратачаклар.

«Татарстан һәм Курск өлкәсе волонтерлары арасындагы элемтәләрнең ничек ныгуын күзәтүе күңелле», - дип искәртте Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев.

Курск өлкәсе сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлык министры урынбасары вазифаларын башкаручы Мария Носова Татарстан волонтерлары белән очрашуда ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларына рәхмәт белдерде.

«Без үз йортларыннан киткән барлык гражданнарны азык-төлек һәм гигиена җыелмалары белән тәэмин итүне дәвам итәбез. Кирәкле җыелмалар формалаштыру өчен, безгә запасларыбызны тулыландырырга кирәк. Һәм без татарстанлыларның ярдәмен һәрдаим тоябыз», - дип искәртте Мария Носова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Рыбакина и Путинцева узнали свои места в новом рейтинге WTA






«Теневой флот» России столкнулся с новой проблемой

За прошлый год штат Котласской больницы пополнили 44 медицинских работника

Состоялся старт «золотого сезона» игры «Много денег на Авторадио»

Travel-эксперт Тариел Гажиенко: маленькие хитрости, которые помогут выгодно купить авиабилеты