Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Эксперт 110 мең сум пенсия алу шартын атады

0

Россиядә яшәүчеләр лаеклы дип санаган 110 мең сум пенсияне алу өчен 639 пенсия баллын җыярга ирәк, әмма мондый күрсәткечкә ирешү ихтималы аз. Бу хакта Мәскәү өлкә Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе Пенсионерлар берлеге башлыгы Анатолий Никитин сөйләде, дип хәбәр итә Газета.Ru.

«2024 елда сораштырылучылар 110 мең сум пенсияне лаеклы дип атады. Мондый иминият пенсиясен алу өчен барлык хезмәт юлы дәвамында 639 балл җыярга кирәк. Мондый күрсәткечкә ирешү ихтималы аз, чөнки, 230 мең сум хезмәт хакы алган очракта, бер ел стаж өчен иң күбе 10 балл алырга мөмкин», - дип ассызыклады эксперт.

Шулай итеп, 639 пенсия баллын җыю өчен, 64 ел дәвамында диярлек 230 мең сум хезмәт хакы алырга кирәк.

Никитин билгеләп үткәнчә, 2025 елда пенсияләр төбәктәге уртача хезмәт хакының 40 процентыннан ким булмаска һәм 38 мең сумны тәшкил итүче минималь дәрәҗәдән түбән булмаска тиеш. Индексация ел саен реаль инфляциягә туры килергә тиеш, дип өстәде ул.

Моннан тыш, Мәскәү өлкәсе Думасы депутаты барысы өчен дә бертөрле уртача яшәү минимумын билгеләргә чакырды. Хәзерге вакытта ул эшкә яраклы гражданнар өчен 19 329 сум, ә пенсионерлар өчен 15 250 сум. Бу гадел түгел, дип белдерде Никитин.

Россиядә 1 февральдән иминият пенсияләрен 9,5 процентка индексацияләделәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA официально приняла решение по Рыбакиной






Посол Ирана подтвердил активное развитие военно-технического сотрудничества с РФ

Алтайский край оказался в конце рейтинга по банковским вкладам

Довлатова: после ЧП переезжать из «Алых парусов» не собираюсь

Быков сожалеет о решении IIHF продлить отстранение сборной России