Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ростов өлкәсендә «Рамазан аена әзерлек» темасына хатын-кызлар өчен очрашу булды

0

30 гыйнварда Татар мәдәни үзәгендә «Рамазан аена әзерлек» темасына хатын-кызлар өчен яңа форматтагы очрашу узды. Очрашу нәтиҗәле булды – чарада спикерлар мөселман хатын-кызлары өчен махсус лекцияләр белән чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Фитотерапевт Адель Мусина «Рамазанга кадәр 30 көн. Кирегә таба санау» лекциясендә белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул ураза тоту өчен сәламәтлекне дөрес итеп әзерләү турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар өчен бу мәгълүмат аеруча актуаль булды, чөнки сәламәтлек — уңышлы уразаның нигезе.

Айгөл Буряк, күп балалы әни, «Рамазан аенда җиңел көнкүреш» дип аталган лекция белән чыгыш ясады. Лекция төрле практикалар белән баетылган иде. Спикер Коръән укырга да, намазларга да, өй эшләрен алып барырга да вакыт калсын өчен, изге айда тормышны дөрес оештыру серләре белән бүлеште.

Теолог Гыйлирә Мәсумова Рамазан аенда ураза тотуның мөһимлеге турында лекция үткәрде. Тыңлаучыларга бу айның бөеклеге һәм изгелеге турында искәртте, ураза белән бәйле кайбер мәсьәләләр турында сөйләде.

«Рамазан аена әзерлек» темасына очрашу җанлы булды, катнашучылар фикер алышуларда актив катнашты һәм мөһим нәрсәләрне истә калдыру өчен конспектлар язып барды.

Очрашу чәй эчү белән төгәлләнде. Бу вакытта хатын-кызлар дусларча сөйләшеп утырды, спикерлар чыгышларында әйтелгәннәр турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Беллуччи, Хуркач – с Лехечкой






Скачки температур: синоптик Ильин рассказал о погоде в Москве с 10 по 14 февраля

Кошки выжили в пожаре в здании Электрозавода в Москве

Романтические выходные в Fish Point family resort

Футболисты «Рубина» проиграли «Нефтчи» в товарищеском матче