Лавров махсус хәрби операция башлану сәбәпләренең берсен атады
Махсус хәрби операция башлану сәбәпләренең берсе – Көнчыгыш Европада Кушма Штатларның геосәяси экспансиясе булу. Бу хакта РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров «Россия в глобальной политике» журналында чыккан «Правовым фундаментом многополярного мира должен стать Устав ООН» мәкаләсендә белдерде.
Дипломат АКШны һәм аның союздашларын Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән Ялта-Потсдам дөнья тәртибен үзгәртергә омтылуда һәм «салкын сугыш» башлап җибәрүдә гаепләде.
Лавров фикеренчә, бу мәсьәлә Советлар Союзы һәм дөнья социалистик лагере таркалганнан соң үзгәртелергә мөмкин иде, әмма «эгоистик инстинктлар өстенлек алды».
1990нчы елларда барлыкка килгән «кагыйдәләргә нигезләнгән тәртип»нең бер чагылышы – «Вашингтон үзенең курсын Көнчыгыш Европаны геосәяси үзләштерүгә юнәлтү», - дип белдерде РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы. Аның сүзләренчә, «Россия махсус хәрби операция барышында Кушма Штатларның мондый гамәлләренең куркыныч нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр».