Чаллы янында Коръән өйрәнү үзәге төзергә җыеналар
Тукай районы Ерыклы авылында Коръәнне өйрәнү үзәге төзергә планлаштыралар. Ул 50 кешегә исәпләнгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Тышкы яктан объект «Нур-Ихлас» мәчете мәдрәсәсенә ошаган. Бина өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, нигез салынган.
«Бу мәчет, ифтар үткәрү залы булган комплекс була. Киләчәктә вафат булган мөселманнарны юуу өчен бина да төзеләчәк», – ди Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф Сәүбәнов.