Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим ителә

0

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим итә. 2025 елның 30 гыйнварыннан «Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» һәм «Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» экскурсияләре үткәреләчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» җәяүле фәнни-тикшеренү экскурсиясе атаклы татар галиме, энциклопедист К.Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында фактлар белән танышырга, Иске татар бистәсенең биналары һәм урыннарын күрергә мөмкинлек бирә.

«Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» экскурсиясе татар шагыйре Габдулла Тукай һәм мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның Казан чоры тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышлана. Бу ике бөек шәхес ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Казанның Иске татар бистәсендә яшиләр, иҗат итәләр. Аларның исемнәре Казанның ике урам атамасында мәңгеләштерелә, тормыш һәм иҗатларын чагылдырган музейлары да биредә ачыла.

Экскурсияләр барышында Г. Тукай һәм К. Насыйри музейлары белән танышырга, Иске татар бистәсендә алар исемен йөрткән урамнардагы тарихи истәлекле урыннар турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Экскурсияләр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Дәвамлылыгы – 2 сәгать.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Организаторы турнира WTA в ОАЭ извинились за ошибку с гражданством Касаткиной






Ведется ремонт межрайонного коллектора от Королева до Щелкова

Полиция задержала в Москве многократного чемпиона России по легкой атлетике Марка Толстихина

Выстрелили и затолкали в машину: как в Москве похитили мужчину из-за каршеринга

Β Штaтax плaчутcя: Ροccия выигpывaeт гοнκу ɜa дοминиpοвaниe в Apκтиκe