Хатын-кызга этләр һөҗүм иткән Самосыроводагы база башлыгын өй арестыннан азат иттеләр
Казанның Совет районы суды Самосыроводагы сәнәгать базасы хуҗасы Иосиф Лившицның өй арестын башка төрле чик кую чарасына (билгеле бер гамәлләрне тыю) алыштыру турында карар чыгарды. Судның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
«Өй аресты рәвешендәге чик кую чарасы билгеле бер гамәлләрне тыю белән алыштырылды. Биредә җинаять эше буенча шаһитлар, зыян күрүчеләр, шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр белән аралашуны тыю хакында сүз бара», - дип хәбәр иттеләр судта.
Иосиф Лившиц – Самосыроводагы сәнәгать базасының 76 яшьлек хуҗасы – егермедән артык эт асраган. Маэмайларны үзе дә, кайчагында улы да ашаткан һәм караган. Базада этләр өчен махсус вольер да булган.
2004 елның 9 ноябрендә әлеге сәнәгать базасыннан ерак түген генә хатын-кыз мәетен табып алалар, анда этләрнең теш эзләре була. Җәмәгатьчелек һәм тикшерүчеләр хатын-кызның үлемендә Лившицның этләре гаепле булырга мөмкин дип фаразлый. Суд узган елның ноябрендә ир-атны өй арестына озата.