Ачык телевизион татар вәгазе бәйгесе башланды
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы кысаларында «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм нәзарәт ачык телевизион татар вәгазе бәйгесен игълан итә. Вәгазьләрнең темасы - Ватанга мәхәббәт. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның максаты – вәгазь жанрын популярлаштыру һәм татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау; вәгазьләрне халыкка үтемле итеп сөйләү үрнәген булдыру; халыкта Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Бәйгедә 9 яше тулган һәркем катнаша ала. Конкурсантлар яшь буенча аерым бәяләнәчәк:
а) Кече төркем: 9-12 яшь;
б) Яшүсмерләр төркеме: ир-егетләр һәм кызлар: 13-15 яшь;
в) Урта төркем: ир-егетләр һәм кызлар: 16-17 яшь
г) Өлкән төркем: ир-атлар һәм хатын-кызлар:18 яшьтән өлкәнрәкләр
д) Дин әһелләре төркеме.
Конкурста катнашучыларга түбәндәге таләпләр куела: вәгазь татар телендә булырга, яттан монолог рәвешендә сөйләнергә һәм 5 минуттан артмаска тиеш.
Бәйге ике этапта уздырыла һәм йомгаклау тантанасы белән төгәлләнәчәк. Конкурсның беренче этабы 2025 елның 15 февраленнән 1 октябрьгә кадәр (1 октябрьне дә кертеп) уздырыла. Беренче сайлап алу этабында катнашу өчен чыгышны видеоязма рәвешендә (телефон белән төшерелсә дә ярый) tvvagaz@yandex.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Видеоязма белән бергә гаризаны да (катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), яше, вазифасы, башкарылачак вәгазьнең темасы) беркетү зарур.
Икенче этап барышында жюри (1 нче октябрьдән) конкурска килеп ирешкән эшләрне карый һәм тиешле категорияләр буенча ачык тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгели. Моннан тыш, конкурсның икенче этабында жюри йомгаклау тантанасында сөйләнәчәк вәгазьләрне сайлап ала.
Бәйгедә җиңүчеләр турында мәгълүмат оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла. Иң яхшы вәгазьләр атна саен Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең «Хәерле көн, Татарстан!» һәм «Яңалыклар» тапшыруларының җомга чыгарылышында күрсәтеләчәк. Конкурсның йомгаклау тантанасы 2025 елның декабрь азагында үткәрелә.