Шәриф Камал музей-фатирының 75 еллыгына багышланган «Кышкы кичләр» концерты булды
Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Шәриф Камал музей-фатирының 75 еллыгына багышланган «Кышкы кичләр» классик концерты булды.
«Без бик борынгы йортта эшлибез. Бу бинага кимендә 160 ел. Биредә төрле сәүдәгәрләр, язучылар яшәгән, балалар йорты да урнашкан булган. Монда мари мәдәнияте барлыкка килгән дисәк тә була. Шул ук вакытта узган ел безгә 80 ел да булды, чөнки без 1944 елның 2 июнендә РСФСР Совнаркомы карары нигезендә оеша башлаганбыз. 1950 елның 29 гыйнварында икенче катта Шәриф Камалның өч бүлмәле фатирында татар дөньясында беренче музей-фатир ачылган», - диде Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.
Аның әйтүенчә, беренче ике ел эчендә музей-фатирга утыз меңләп кеше килгән. «Чөнки ул вакытта Казанда татар кешесенә багышлап ачылган музейлар булмаган. Бу йортта 1927 көзеннән башлап, 1942 елның 22 декабренә кадәр язучы Шәриф Камал яшәгән. Ул 1940 еллар башының иң абруйлы язучыларның берсе. Бу бинада соңгы 75 ел дәверендә әдәби күргәзмәләр, концерт, кичәләр булып торган. Музыкаль-әдәби традиция әле дә дәвам итә», - дип билгеләп үтте ул.
Ул Шәриф Камалның фатирын музейга әйләндерү турында беренчеләрдән булып Гадел Кутуй әйткәнен искәртте. «Татарның да үз язучыларын күрсәтә торган урыны булырга тиеш, дигән. Аның тәкъдимен хөкүмәт хуплаган. 75 ел дәвамында музейның эчтәлеге шактый үзгәрде, киңәйде. Үз вакытында ул социалистик реализм жанрында иҗат иткән атаклы язучының музей-фатиры булган. 2007 елдан без Татар әдәбияты тарихы музее дип тә йөртеләбез», - диде Айдар Шәйхин.
«Шәриф Камал музей фатиры буларак, без көн саен Шәриф Камал турында сөйлибез һәм әлеге язучының мирасын өйрәнәбез. Соңгы биш ел эчендә музей архивларын барлап, Шәриф Камалның онытылган әсәрләрен табып, аларны яңадан бастырды. Язучының хатлары, документлары, билгесез әсәрләре тупланып, «Шәхесләребез» сериясендә махсус китап буларак дөнья күрде. Хәзер бу китапны русчага тәрҗемә итү эше бара», - диде музей мөдире.
Айдар Шәйхин әдәбият тарихы музее кысаларында көн саен татар китабы һәм татар язучылары турында сөйләүләрен әйтте. «Шул исәптән, күргәзмәләр аша җиткерәбез. Мәсәлән, бу залда ике ай дәвамында Дәрдемәнд күргәзмәсе эшләде. Шулай итеп, ел дәвамында төрле шәхесләребезне ачабыз. Татар китабы йорты дигән исем безгә, гомумән, бөтен темага эшләргә мөмкинлек бирә. Татар китабына музыка, сынлы сәнгать тә керә. Без һәрвакыт китаплы халык булган», - диде ул.
«Кышкы кичләр» концерт циклының авторы - Халыкара конкурслар лауреаты, «Болгар кызлары» триосы продюсеры, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина. Ул әлеге кичәләрне биш ел дәвамында әлеге музей белән берлектә оештыруын әйтте. «Сезнең белән күрешүгә бик шатбыз. Проектыбызга теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәт. Матур җырлар башкарып, кәефләрегезне күтәрәсебез килде. Концертта катнашкан талантлы артистларымны котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, зур иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телим. Хезмәтегез һәм талантыгыз өчен баш иям», - диде.
«2020 елда музейның элекке мөдире Луиза Янсуар белән классик концерт оештырырга, дигән карарга килдек. Беренче тапкыр онлайн концерт Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов катнашында булды. Алга таба «Кышкы кичләр», «Язгы кичләр», «Җәйге кичләр» һәм «Көзге кичләр» дип исемләнгән концерт циклын булдырдык. Бернигә дә карамастан, әлеге проект менә инде биш ел дәвам итә. Хәзерге музейның мөдире Айдар Шәйхинга рәхмәтлемен», – диде Айгөл Зәйнуллина.
Концерт кичәсен Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәре Данис Хисмәтуллин алып барды. Концертта Рөстәм Хөсәенов, Зилә Гайнуллина, Айбулат Харисов, «Хыял» триосы, Әмирхан Шәрифуллин, Айгөл Зәйнуллина, Миләүшә Ногманова, Рөстәм Егоров, Элина Сафина, Ильяс Камал, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Егоров, «Болгар кызлары» триосы, Илназ Дудкин, Августа Уляндина, Чжан Чжихао катнашты.