Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рәсим Баксиков безнең заман геройлары турында документаль фильмда төште

0

Рәсим Баксиков «Жить в полный голос» документаль фильмында төште. Кинокартинада ул балачагы, патриотлык аны Герой йолдызы иясе иткән легендар батырлыгы һәм Казан танк училищесында эше турында сөйли. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Офицерлар составының яңа буынын укыту – ул Туган илебез файдасына эшләнә торган эш. Бу эш офицерлар үткәндәге вакыйгалар үрнәгендә нәтиҗәләр ясасын һәм киләчәккә карасын өчен башкарыла», – ди ул эпизодларның берсендә.

Фильмда төрле төбәкләрдән махсус хәрби операциядә батырлык кылган, авыруларны җиңгән һәм башкаларга ярдәм иткән кешеләр төшкән. Бу – яңа заман геройлары. Алар һәрберсе төрле милләт вәкиле һәм төрле һөнәр иясе, әмма аларның барысын да бер нәрсә – дөньяны яхшыга үзгәртергә омтылу берләштерә.

Геройларның берсе, Ибраһим Ибраһимов, элек Кавказ биюләре белән шөгыльләнгән, ләкин 2014 елда 17 яшендә теракт корбаны булган. Егет аяксыз калган, тик бирешмәгән. Ул үзен башка эштә тапкан – техник-протезистка укыган һәм протезлар ясау остаханәләрен ачкан. Хәзер ул махсус операция хәрбиләрен аякка бастыра.

Фильмның тагын бер герое – клиник психолог Мария Грекова. Ул менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне социализацияләү белән шөгыльләнә, һөнәрчелек цехлары һәм кафелар ачкан. Биредә ул ярдәм иткән кешеләренә эшкә урнашу мөмкинлеге бирә.

Фильмда төшкән геройлар – авыр хәлдә калган кешеләр өчен үрнәк. Алар җиңел юл сайламый, авырлыклардан курыкмый һәм яхшылык эшләүдән туймый. Кинокартинаны Мәдәни инициативалар президент фонды ярдәме белән «Кавказ сегодня» командасы төшергән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина проиграла американке Крюгер во втором круге турнира WTA в Абу-Даби






СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ! ДОРАБОТКА РАКЕТЫ "ОРЕШНИК". ПРО "Z" И "Аз" В НЛП СВО. В.В. Путин, Дональд Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Ключевые качества руководителя: нужно развивать антихрупкость

Эксперты рассказали о самых популярных российских курортах для зимнего отдыха

Эксперт Бухвалова о необычных вакансиях: В Москве требуются специалисты по болтологии