Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы һәм аның артистлары «Ника» премиясенә дәгъва итә
Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы һәм аның артистлары «Ника» Россия кинематография премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегенә кергән. Фестиваль сайтында 2024 ел өчен премияләр лонг-бите чыккан
«Ника» Россия кинематография премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегендә «Җылак» фильмы үзе дә, шулай ук төрле номинацияләрдә аның артистларыннан Камал театрын артисты Әзһәр Шакиров, «Нур» театры артисты Айнур Баянов, Чаллы театры артисты Илназ Гаффанов һәм яшь артист Алия Абдрашитова бар.
«Иң яхшы фильм» номинациясендә барлыгы 67 фильм тәкъдим ителгән. «Җылак» фильмы шулар арасында.
Алмаз Нургалиев үзе фильмның продюсеры буларак та, сценарист, рәссам һәм оператор номинацияләрендә тәкъдим ителгән.
- Алга таба Россия кинематография сәнгате академиясе академиклары премиягә дәгъва итүче номинантлар арасыннан иң яхшыларын сайлап икенче этапка үткәрәчәк.
-
Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы Татарстанның һзм Россиянең халык артисты, Камал театрының легендар актеры Әзһәр Шакировка багышланган.
-
Алмаз Нургалиев – кинорежиссер. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Төрле елларда ТНВда, Бөтендөнья татар конгрессында эшләгән. «Җиде утрау арасында», «Туган ил буйлап. Актаныш», «Туган ил буйлап. Куян авылы», «Туган ил буйлап. Камышлы авылы», «Нәҗибә» документаль фильмнары авторы. «Ак чәчәкләр» фильмының режиссерларының берсе һәм операторы.