Хөснуллин «Казаныш» форумында: Казан динамик үсеш үрнәге булып тора
«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы – тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы гына түгел, яңа технологияләр, кызыклы һәм перспективалы чишелешләр тәкъдим итү территориясе дә булып тора. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Казаныш» форумында катнашучыларга һәм кунакларга видео сәламләүдә белдерде.
Россия вице-премьеры сүзләренчә, мәйданчыкның эш форматы «төзелеш тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләрен күтәрергә, алдынгы практикалар белән алмашырга һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә». Үз чиратында, бу «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларындагы зур планнар өчен мөһим.
«Без бергәләп гражданнарыбыз өчен уңайлы шартлар гына тудырып калмыйча, үсеш өчен дә мохит булдырабыз. Мәдәни киңлекләр булдыру буенча гамәлгә ашырылган проектлар шәһәр халкын җәлеп итә, шулай ук озак еллар дәвамында аларның социаль-икътисади үсешен стимуллаштыра», – дип белдерде ул.
Моннан тыш, Хөснуллин форумда катнашучыларга уңышлы эш һәм илһамландыра торган очрашулар теләде, шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерде.
«Мин республикада, Казанда ничек яхшы кабул итә алуларын беләм. Бүген, чыннан да, төбәк Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге шаккатыргыч уңышларга иреште. Һәм Казан бүген миллионлаган туристлар килә торган урын булып тора. Бу мэр Илсур Рәисович Метшин җитәкчелегендә шәһәрнең чыннан да үсеш алуы һәм динамик үсеш үрнәге булуы турында сөйли» , - дип йомгаклады Россия Премьер-министры урынбасары.