Рамазан алдыннан Казанда ир-атлар өчен атна саен очрашулар башлана
Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге ир-атлар өчен «I»MAN» проектын башлап җибәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
6 февральдән алып май ахырына кадәр һәр пәнҗешәмбедә сәг. 19.00дә «Мәрҗани» мәчетендә төрле белгечләр чыгыш ясаячак, алар арасында Татарстанның ислам дин галимнәре дә бар. Проект 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-атлар өчен үткәрелә.
Рамазанга багышланган махсус очрашулар циклы тыңлаучыларга изге айга әзерләнергә һәм аны мөмкин кадәр нәтиҗәле үткәрергә, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. сөннәтен хәзерге шартларда кулланырга өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Спикерлар ихтыяр көчен арттырырга, рухи һәм физик әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итәчәк. Программада – лекцияләр, гамәли биремнәрне үтәү һәм аралашу – ул исә катнашучыларга белемнәрне киңәйтергә һәм берләшмәдә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Катнашу – бушлай, диелә хәбәрдә.