Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Фәрит Мөхәммәтшин Уфада Башкортстан Корылтае башлыгы Константин Толкачев белән очрашты

0

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфага эш сәфәре барышында Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев белән очрашты. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәк закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре парламентара диалогны киңәйтү, закон чыгару институтын үстерү һәм төрле дәрәҗәләрдә үзара бәйләнешне ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Татарстан һәм Башкортстан парламентарийларын үзара хезмәттәшлек һәм бергәләп закон чыгаруда күптәнге традицияләр бәйли. Республика закон чыгару органнары арасында парламентара хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрен җайга сала торган кайбер килешүләр һәм беркетмәләр төзелде, дип искәрттеләр әлеге уңайдан ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә.

Константин Толкачев республикалар алдында торган актуаль бурычларны хәл итү өчен Татарстан һәм Башкортстан парламентарийларының уртак эшчәнлегенең мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

«Безнең төбәкләрнең бай тарихы һәм мәдәни элемтәләре бар, без аларны сакларга һәм үстерергә омтылабыз. Закон чыгару инициативалары юнәлешендәге уртак эш безгә гражданнарыбыз өчен нәтиҗәле карарлар табарга мөмкинлек бирә», - дип белдерде ул.

Яклар элегрәк Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан имзаланган парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүнең нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга аерым игътибар юнәлтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина вышла в полуфинал турнира в Абу-Даби, с трудом одолев Онс Жабер






Иркутский студент принимает участие в уборке Черноморского побережья от мазута

В Олонецком районе не состоится традиционный этап по зимнему дрифту ICE DRIFT CUP KARELIA

Путин заявил о планах увеличить расходы на науку в России до 2% ВВП

Суд в Москве два раза подряд оштрафовал Telegram