Минзәлә колониясендәге хатын кияүгә чыккан
Минзәлә колониясендә хөкем срогын үтүче хатын кияүгә чыккан. Дин әһеле 36 яшьлек ир белән хатынның гаиләсен теркәгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Чараны Тикшерү изоляторы директорының дини кешеләр белән эшләү буенча урынбасары Минзәлә иерее Роман Храмутичев алып барган.
Ир сөйгәне янына изоляторга килгән. Кәләше аны чиркәү кагыйдәләре буенча ак күлмәк белән каршы алган. Хатын хөкем ителгән, хәзер ул апелляция көтә.