Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Алексей Песошин Бөгелмә районын республиканың зур сәнәгать үзәге дип атады

0

Бөгелмә районы республиканың көньяк-көнчыгышында күп тармаклы зур сәнәгать, мәдәни һәм фәнни үзәк булып тора. Бу хакта бүген Бөгелмә районы Советының йомгаклау сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үтте. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Утырыш башланыр алдыннан республика Хөкүмәте башлыгы җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен карады, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары белән аралашты.

Район башлыгы Линар Закиров үзенең хисап нотыгында тулаем территориаль продукт күләме 100 млрд сумнан артык булуын хәбәр итте. Бюджетны барлыкка китерүче предприятие - «ТНГ-Групп» нефть сервисы компаниясе. 2024 ел нәтиҗәләре буенча башкарылган эшләр күләме 21 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Икътисад үсешенең төп тармакларыннан берсе - авыл хуҗалыгы. Бу сектор, үзенчәлекле климат шартларына карамастан, ышанычлы үсеш күрсәтә. 2024 елда АСК өлкәсе товар җитештерүчеләренең продукция күләмен арттыруга ирешелгән. Бу күрсәткеч 64 процент үсеш белән 5 млрд сумнан артык тәшкил итә. Сөт җитештерү күләмнәрендә тотрыклы үсеш күзәтелә: 2024 елда 46 мең тоннадан артык җитештерелгән – үсеш 29 процентка.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, быел Россия Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан 2025 ел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. «Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген дә без барыбыз да махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешүгә мобилизацияләнергә тиеш. Хакимият органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе - МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бөгелмә районында да бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган», - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында Бөгелмә районы, 6 позициягә күтәрелеп, 24 нче урынны алган. 2024 елда инвестицияләр җәлеп итүчәнлек рейтингында район, үз төркемендә 7 урынны алып, позицияләрен яхшырткан. Моннан тыш, район берләштерелгән бюджетка салымнар буенча бурычны 52 процентка киметкән.

«Бу социаль әһәмиятле проектларны финанслауның потенциаль чыганагы. Әлеге мәсьәлә республика Рәисе контролендә», - диде Алексей Песошин. Агросәнәгать комплексы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бөгелмә районы агросәнәгать комплексы рейтингында 6 нчы урынны алып тора, бер ел эчендә берьюлы 5 позициягә күтәрелгән.

«Тармакта хезмәт хакы да арта. Ел йомгаклары буенча районның агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы 73,1 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча сез 5 нче урында. Динамика яхшы, аны саклап калырга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Алексей Песошин.

Эшләүче гражданнарның реаль керемнәренең төп өлеше булып хезмәт хакы тора. Узган елның 11 аенда республикада уртача айлык хезмәт хакы 72 мең 390 сум тәшкил иткән, Бөгелмә районында – 69 мең 158 сум (15 нче урын). Шул ук вакытта узган елның 3 кварталы йомгаклары буенча районның 19 предприятиесе хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләгән. Алексей Песошин бу мәсьәләне контрольгә алырга чакырды.

Премьер-министр сүзләренчә, иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып коммуналь инфраструктура өлкәсендәге проблемалар кала. 2024 елда районда челтәрләрдә 123 авария теркәлгән.

Алексей Песошин искәрткәнчә, Татарстан Рәисе кушуы буенча коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең ел саен 10 млрд сум күләмендә финанслау белән яңа программасы формалаштырылган. Тагын 1,6 млрд сум федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Быел программага Бөгелмә районы проектлары да кертелгән.

Муниципалитет ягыннан җәмәгать транспортын үстерү игътибарны таләп итә. 2024 елда «Халык контроле»нә җәмәгать транспорты эшенә шикаятьләр белән 455 мөрәҗәгать кергән. Узган ел Бөгелмәгә пассажир хезмәте күрсәтү өчен дәүләт программасы кысаларында 14 яңа автобус кайтарылган. Әмма бүгенге көндә, машина йөртүчеләр булмау сәбәпле һәм башка сәбәпләр аркасында, аларның сигезе генә маршрутларда тулысынча эшли.

Алексей Песошин транспорт эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Шулай ук Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 2010 елдан Бөгелмә районы гомуми белем бирү сыйфаты буенча республикада танылган лидер булып тора. «Беренче чиратта, бу сезнең югары профессиональ педагоглар коллективының эш нәтиҗәсе һәм казанышы. Әлбәттә, район җитәкчелеге бу мәсьәләгә зур игътибар бирә», - дип өстәде ул.

Ахырда Алексей Песошин Дәүләт бүләкләрен тапшырды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Беллуччи, Хуркач – с Лехечкой






Новостройки премиум-класса «переезжают» за границы ЦАО

Хоккейный клуб ЦСКА проиграл «Северстали» в матче КХЛ

Россияне столкнутся с «обломом» на 8 марта: что изменится в праздничном календаре 2025 года

Санду объяснила четырехмесячную проволочку при аккредитации посла России Озерова