Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Путин махсус операциядә катнашучылардан ДНК җыю турындагы мәсьәләне өйрәнергә кушты

0

РФ Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция һәм террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең генетик мәгълүматларын мәҗбүри җыюны кертү мөмкинлеген өйрәнергә кушты.

Дәүләт башлыгы узган елның 10 декабрендә үткән Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышы нәтиҗәләре буенча шундый күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

«Махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен яки террорчылыкка каршы операция үткәрү районнарына җибәрелә җибәрелә торган хәрби хезмәткәрләр һәм гражданлык персоналына мәҗбүри дәүләт геном теркәвен кертү хакында мәсьәләне карарга», - диелә документ текстында.

Ихтыяҗ булса, законга тиешле үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр җиткерелергә тиеш.

Күрсәтмә Саклану, Эчке эшләр, Финанс һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларына, шулай ук Федераль иминлек хезмәтенә, «Ватан сакчылары» Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дәүләт фондына һәм «Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасына бирелгән. Ул быелның 1 июленә үтәлергә тиеш.

Декабрь аенда Кеше хокуклары советы утырышында аның составына керүче «Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты» башлыгы Юлия Белехова контракт имзалаган вакытта ДНК-материалларын тапшыруны мәҗбүри итү тәкъдимен җиткергән иде, чөнки бу хәбәрсез югалганнарны эзләгәндә ярдәм итәргә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Определился соперник Андрея Рублёва во втором круге турнира ATP-500 в Роттердаме






Грибы, саранча и бабочки: как аномальная погода в январе повлияла на природу

Площадь пожара на электрозаводе в Москве выросла до 300 кв м

Свечников оформил дубль, обеспечив победу "Каролины" над "Ютой" в НХЛ

ФИФА отказала России в вопросе календаря