Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Васил Шәйхразыев Красноярск шәһәре башлыгы Владислав Логинов белән очрашты

0

Бүген, 8 февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Красноярск шәһәре башлыгы Владислав Логинов белән рәсми очрашуы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары — Красноярскның социаль үсеш департаменты җитәкчесе Евгения Юрьева, департамент җитәкчесе урынбасары – Красноярск шәһәре башлыгы департаментының Тышкы элемтәләр бүлеге башлыгы Инна Дозорцева, Красноярск шәһәренең «Яңарыш» җирле татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Гайфуллин, Красноярск краеның «Яр» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Вәгыйз Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Очрашу вакытында Васил Шәйхразыев кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм бу аның Красноярскига беренче сәфәре булуын билгеләп үтте. Владислав Логинов, үз чиратында, Татарстан белән элемтәләрнең мөһимлеген ассызыклады һәм Васил Шәйхразыевка очрашуга вакыт тапканы өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы тарихы һәм эшчәнлеге, шулай ук федераль округларда уздырыла торган утырышлар турында сөйләде. Шулай ук очрашуда фикер алышынган мөһим мәсьәләләрнең берсе – татар җәмәгатьчелеге арасында зур кызыксыну һәм ихтыяҗ уята торган мәчет төзелеше иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова проигала 143-й ракетке мира во втором круге турнира WTA в Клуж-Напоке






"И солнечно, и лунно, и звездно": Роман Вильфанд поделился прогнозом погоды на следующую неделю

В.Индигирский: Поистине любимый и народный Владимир Татаринов

Две авиакомпании увеличили количество рейсов из Москвы в Иркутск

РЕН ТВ: Пять женщин госпитализированы с лихорадкой после процедуры ЭКО в Москве